Әлмәтлеләр бүген бәйрәм итә [+ФОТОЛАР]
Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бергә халык шәһәр һәм райондагы сайлау участокларында, җәмәгать урыннарында бәйрәм итә.
Нефтьчеләр мәйданында иртәдән үк авыл хуҗалыгы ярминкәсе башланды. Биредә үк үзешчән артистларыбыз үзләренең дәртле җыр-биюләре белән чарага ямь өсти, балалар мәйданчыклары нәниләрне уеннарга чакыра. Шушы сәгатьләрдә «Яшел фитнес», «Альметьевск рулит» программасы, «КидСпейс» балалар белем бирү интерактив мәйданчыгында чаралар башланып китте. Аларга керү бушлай, сайлау участокларында беләзеккә ия булганнар чиратсыз керә ала. Шулай ук мәйданда туры эфирда «Желанное» радиосының күчмә студиясе дә эшли. Шәһәр һәм район фольклор коллективлары чыгышы белән беррәттән кече сәхнәдә 14.30 дан 16.30 сәгатькә кадәр төрле бию юнәлешләре буенча мастер-класслар планлаштырыла, 16.30 сәгатьтә мәйданга «Танцы на ТНТ» проектында катнашучы Татьяна Рыжова чыга.
Авылларда да бәйрәм чаралары җәелдерелде. Рус Акташы халкы авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырып, түбән бәяләр белән үзләре җитештергән продукция белән бүлешә. Түбән Мактама үзешчәннәре концерт программасы әзерләп, җыр-моңнарын бүләк итә. Яңа Кәшер, Сиренькино авыллары халкы да җырлап-биеп бәйрәм итә, уеннарда җитезлекне, зирәклекне сыный. Аппакта исә «Керәшен» ансамбле чыгыш ясый. Гомумән, барлык авылларда да чәй табыннары булдырылган, яше дә, карты да сыйланып, бәйрәм итә.
Сайлау көненең бәйрәм өлешенә кичен Нефтьчеләр мәйданында нокта куелачак. Биредә татар эстрадасының танылган җырчысы, Татарстанның, Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов һәм Россия йолдызы, «Евровидение - 2008» җиңүчесе, «Голос» проекты остазы Дима Билан концерты көтелә. Иң мөһиме, бәйрәм концертына эләгү өчен сайлау участокларында беләзекләргә ия булу кирәк. Концерт 18.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа