Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр БДИны татарча тапшыра алырмы?

Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, "Мәгариф турында"гы закон проектын тикшергәндә республика парламенты депутаты бердәм дәүләт имтиханын туган телдә бирү мөмкинлеге турында төзәтмә керткән булган.

"Комитет чыгарылыш сыйныф укучысы, теләге булган очракта, БДИны туган телендә бирергә мөмкин дигән төзәтмә кертүне сораган иде. Кызганыч, бу тәкъдим кабул ителмәде.Дәүләт Советына киләсе чакырылыш депутатлары бу хакта уйлансын иде. Ник дигәндә, рус телендә генә БДИ тапшыру милли мәктәпләрнең бетерүенә китерәчәк", - ди Разил Вәлиев милли мәктәпләр язмышы өчен борчылып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250