Әлмәтлеләр Асия әбине зурлады [+ФОТОЛАР]
Бүген Асия Зиннур кызы Әхмәдишинага 94 яшь тулды.
Асия апаны туган көне белән тәбрик итәргә социаль яклау идарәсеннән, мәгариф идарәсеннән, 11 нче мәктәптән һәм башкалар килгән иде. Гыйбрәтле язмышка ия Асия апа. Мәктәпне тәмамлап, укытучы булырга хыяллана. Тик сугыш барлык хыялларны җимерә. Башта әтисе сугышка китә. Аннан 1942 елның маенда аны да алалар. Әнисе өч бала белән елап озатып кала. Ерак Көнчыгышта аларны батальоннарга бүләләр. Шулай итеп Асия элемтәче булып китә. Әтисе 1943 елда сугышта һәлак була. Соңрак сугышка алынган энесенә фронттан исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була. 1945 елдан Асия апа укытучы булып эшли башлый. Башта Азнакай районының Үчәле, аннан Әлмәт мәктәпләрендә хезмәт куя. Лаеклы ялга 11 нче мәктәптән китә. Укучылары аны һаман да онытмый. Асия апа бүген дә дәһшәтле елларны аермачык хәтерли, дөньялар имин булсын дип тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа