Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләр арзан һәм файдалы транспортка күчәләр [+ФОТОЛАР]

Шәһәрдә юлга билетка яки бензинга акча түкмичә генә кирәк җиреңә тиз генә барып кайтырга һәм бер үк вакытта сәламәтлекне дә ныгытырга буламы - финнар бу сорауга ике дә уйламый «әйе» дип җавап кайтара һәм «ел әйләнәсендә» дип тә өстәп куя.

Финляндиянең Оулу шәһәре хакимиятендә велосипед инфраструктурасы үсеше сораулары консультанты булып эшләүче Пекка Тахкола безне шаккаттырды. Ул яшәгән шәһәр безнең калабызга ошаган икән. Тик аерма шунда, без машина яратабыз, алар велосипед. Халыкның 70 проценттан артыгы - 2,5 яшьлек баладан алып өлкәннәргә кадәр велосипедта йөри. Кышын бик салкын көннәрдә дә 50 процент халык ике тәгәрмәчле транспортыннан аерылмый икән. Ә кыш аларда безгә караганда салкын килә. Пекка Тахкола әйтүенчә, шәһәрдә һәр җирдә, шул исәптән торак йортлар каршында да велосипедны калдыру өчен махсус урын ясалган һәм аларга беркем дә тими. Велосипед өчен юлларны 1964 елда ук төзи башлаганнар. Башта халык машинада йөрми башлап, транспорт бизнесы бетәр дип курыкканнар. Әмма бу алай булып чыкмаган.

Журналистлар белән матбугат конференциясе вакытында кунак күп кенә шәһәрләрдә булуын, әмма Әлмәт чиста, җыйнаклыгы белән аерылып торуын әйтте.
- Мин Әлмәтне велосипедка утырып та карап чыктым. Сездә велоинфраструктура төзү өчен мөмкинлекләр зур, юл кырыйларында кулланылмый торган буш урыннар күп, - диде Пекка Тахкола.

Финнар велосипедта йөрүнең өстенлекләрен күптән тойган инде. Дәүләт тә халыкның физик активлыгы ягында. Чөнки бу очракта медицина хезмәтенә, экологиягә зур экономия ясалачагын яхшы аңлый. Әлбәттә, велосипедка утырдым да бетте түгел. Моның өчен куркынычсыз велоинфраструктура булу зарур.
- Җәяүлеләр урамда патша булырга тиеш. Урамнарыгызны кешеләр өчен патшалык итеп ясасагыз, алар үзләрен куркынычсыз тоячак. Бу автомобильләрне юлдан алырга дигән сүз түгел. Әмма башкалар да өстенлеккә ия булырга тиеш. Бер велосипедка утырып караган кеше аның кулай якларына бик тиз төшенә һәм ул аннан төшми дә, - дип сөйләде кунак.
Аның фикеренчә, чит шәһәрне яхшылап күрәсең, өйрәнәсең килә икән, велосипедка утыр. Кайбер шәһәрләрдә велосипед станцияләре эшли. Кеше биредән велосипедка утырып чыгып китеп, кирәкле җиренә бара һәм аны шунда калдыра. Аннан башкасын «иярли» ала. Пекка Тахкола шул рәвешле 10 сәгать эчендә Парижны карап чыккан. Ул бу системаны Әлмәттә дә кулланырга була дип исәпли.
Нинди велосипед сайларга? «Россиядә яшәүчеләр нигездә тау велосипедларына өстенлек бирә. Әмма шәһәр эчендә йөрү өчен алар уңайлы түгел», - дип аңлатты әңгәмәдәшебез.

Велосипед - ул сәламәтлек, чиста экология, экономия, тиз дә - бу фикер белән стратегик планлаштыру буенча совет әгъзалары да килеште. Арада берәүләр шәһәрдә кёптьн велоинфраструктура булдыру кирәклеген билгеләп үтсә, икенчеләре тау чаңгысы комплексы төзелешен дә башта шикләнеп кенә башлаган идек, хәзер аны үз итүчеләрнең елдан-ел арта баруын ассызыклады. «Проек реаль, әллә ни чыгымлы да түгел», - бердәм фикер әнә шундый булды. Утырышта бер кызыклы сан да китерелде. Әгәр 10 процент әлмәтле велосипедка утырса, елына 350 миллион сумлык ягулыкны экономияләргә мөмкин булачак икән. Велосипедта ун көн йөрү бер көнгә гомерне озынайта.
Шушы ук темага оешма-учреждениеләр җитәкчелеге, студентлар, укучылар, гади халык катнашында «Шәһәр буйлап велосипедта» проект семинары оештырылды.
- Без юлларны ремонтлау белән дә шөгыльләнәчәкбез, тротуарлар да булачак. Әлмәтлеләрне тынычландырасым килә, велосипед безнең төп максат түгел. Максатыбыз шәһәрне һәркем өчен уңайлы итү, - диде район башлыгы Айрат Хәйруллин анда ясаган чыгышында.
Халыктан сораштыру да үткәрелгән. Анда катнашкан 1807 кешенең 75 проценты әгәр махсус шартлар тудырылса, велосипедтан файдаланырга әзер булуын әйткән. 64,2 процентының велосипеды бар икән инде.
Велоинфраструктура проекты калабызда быел ук тормышка ашыра башланачак. 50 км озынлыгында велоюл, велопарковкалар, ябык вело-бокслар төзеләчәк, 100 дән артык светофор өстәмә җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. 29 майда Әлмәттә гомумшәһәр велопарады узачак. Шушы көнне велосипед юлы төзелешенә старт бирү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса