Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтлеләр Анападан җиңү белән кайтты

Анапада яшүсмерләрнең Бөтенроссия IX ачык сугышчан сәнгать уеннары булып узды.

Көрәшнең 22 төре буенча ярышларда чемпион исеменә көрәшүчеләр арасында әлмәтлеләр дә бар иде. Калабызның "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе исеменнән чыгыш ясаган алты спортчыдан торган командасы дүрт бүләк яулады. Үз яшь һәм үлчәү категорияләрендә Айсылу Миңнекәева, Тимур Бәдриев, Илгиз Галләмов алтын, Мария Анциферова көмеш медаль яуладылар. Аларның тренеры Рафаэль Чупанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса