Әлмәтлеләр акча эшлим дип акчасыз калган
Халык ышанучанмы, әллә акчасы күпме? Дустына, туганына тиз генә кайтармас дип бурычка бирмәсә бирми, әмма хәләл керемен шикле кооперативларга кертергә дә курыкмый. Бу хакта даими язып, кисәтеп торабыз, мисаллар китерәбез, ләкин хаталар кабатлана. Шәһәр прокуроры ярдәмчесе Айнур Хаҗиев белән очрашуда сүз әнә шулар хакында барды.
Кесә калынайтырга, алдау юлы белән кеше милкенә яки акчасына ия булырга теләүчеләр нинди генә юллар эзләп тапмый: кредит-кулланучылар кооперативлары төзеп, ирекле рәвештә шунда керергә һәм акчаларын тапшырырга җәлеп итә яисә башка төрле алымнар куллана. Прокуратура хезмәткәрләре әйтүенчә, соңгы вакытта нәкъ менә кредит-кулланучылар кооперативларында мошенниклык күп күзәтелә башлаган. Кайсыдыр кертелгән акчага 30-50 процент, икенчеләре хәтта 100 процент һәм аннан да күбрәк түләячәкләренә ышандыра. Җиңел генә акча эшлисе килү теләге шулкадәр зур була, күрәсең, кооперативка керүчеләр моның кадәр процент түләү өчен акчаларның кайдан алынуы хакында да уйлап тормыйлар, үзләренең соңгы тиеннәрен кырып-себереп дигәндәй кырыгалдарлар кесәсенә ирекле рәвештә китереп салалар. Шунысы гаҗәп, арада бер тырмага берничә тапкыр басучылар да очрый. Хокук саклау органнары кая карый, белә торып мондый КПКларның төзелүенә нигә юл куела дияр газета укучыларыбыз.
- Закон буенча бу кооперативлар - ирекле берләшмәләр. Кешеләрне саклык акчаларыгызны тегендә яки монда тапшырмагыз дип тыеп булмый. Алар үзләре беренче чиратта уйланырга, башта барысын да тикшерергә тиеш, - диде Айнур Хаҗиев бу сорауга җавап биреп.
Татарстанда узган ел финанс пирамидалары эшчәнлегеннән 3,5 мең кеше 500 миллион сумлык зыян күргән, 14 җинаять эше кузгатылган. Тик беркемгә дә бер тиен дә кайтарылмаган. Гадәттә финанс пирамидасын төзүчеләр кешеләрне төп башына утырта да кача, әле кайчан гына алар эшчәнлек җәелдергән бина да буш, телефонны да алмыйлар, вәгъдә ителгән акчалар турында әйткән дә юк. Нәтиҗә аянычлы - күз яшьләре, хокук саклау органнарының бусагаларын таптау китә.
Кырыгалдарлар ятьмәсенә гадәттә гомер бакый бер-берсенә ышаныч белдереп яшәгән, авыр, ачлык-ялангачлык белән узган елларда да күңелләренә яман уйлар кертмәгән пенсионерлар тиз эләгәдер дип уйлыйбыз.
- Мин алай димәс идем. Кооператив шартлары төрле яшьтәгеләрне җәлеп итә. Мошенниклар корбаны арасында яшьләр дә, урта буын кешеләр дә, пирамиданың нәрсә икәнлеген белүчеләр, ләкин башкалар хисабына акча эшләргә өметләнүчеләр дә бар, - диде прокурор ярдәмчесе.
Билгеләп узылганча, безнең Әлмәт районы территориясендә 12 кредит-кулланучылар кооперативы бар. Шуларның алтысына карата җинаять эше кузгатылган.
- Дөрес, хокук саклау органнары компаниянең эшчәнлеген һәм аларның гамәлләренең законга яраклымы-түгелме икәнлегенә бәяләмәне бирә ала. Тик моның өчен гражданнарның гариза язулары кирәк. Шул чакта гына без чара күрергә хокуклы. Әгәр дә сез эшчәнлекне законсыз дип шикләнәсез икән, рәхим итегез, мөрәҗәгать итегез. Шулай да иң яхшысы югалткан акчаларыңа көенеп-елап кырыгалдарлык нәтиҗәсе белән көрәшкәнче аны кисәтү яхшырак. Акчагызны керткәнче иренмәгез, кооперативларның Уставларын, гамәлгә куелу документларын тикшерегез, хокук саклау органнарыннан белешегез! - Айнур Хаҗиевның бу киңәшләрен һәркем исеннән чыгармасын иде.
Финанс пирамидасы билгеләре |
Нишләргә? |
Сезгә банк кертеме ставкасыннан да югары табыш ышандыралар |
Компания эшчәнлеген җентекле белешегез |
Гарантияле процент һәм акчаларыгызны кайтаруны вәгъдә итәләр |
Кертем буенча процентны һәм акчаларны кайтаруны бары банклар гына рәсми гарантияли ала |
Сезнең акчаларның иминиятләнүенә ышандыралар |
Оешманың никадәр дәрәҗәдә иминиятҗаваплылыгы тотуын һәм иминият очракларында билгеләнгән компанияләр исемлеген тикшерегез |
Сезгә һәм башкаларга яңа инвесторлар җәлеп итәргә, дусларыгызны алып килергә кушалар һәм моның өчен акчалата бүләк вәгъдә итәләр |
Финанс пирамидасы корбаны булырга теләмәсәгез, килешүгә кул куймагыз. Яңа клиентлар өчен акчалата бүләк - пирамида билгесе |
Сезгә семинарда, укуларда, акциядә катнашу һ.б. өчен кулдан акчалата исәп-хисап ясарга тәкъдим итәләр |
Әгәр сезгә банктан тыш кына хезмәтләргә, взнос, акцияләргә түләргә әйтәләр икән - ышанмау өчен тулы нигез бар |
Сезгә ташламалы бәяләр һәм ставкалар буенча кыйммәтле әйберләр, автомобиль, фатир һәм башкаларны алу программасында катнашырга әйтеп, гомуми бәянең 5 тән 20 процентка кадәр башлангыч взнос кертергә тәкъдим итәләр |
Товар һәм банк кредитларының чын хакларын белешегез. Акчагызны товарларга һәм хезмәтләргә документ тутырмый торып бирмәгез |
Банктагы яки башка оешмадагы бурычыгызны каплауда ярдәм тәкъдим итәләр. Моның өчен сездән бурыч бәясенең 30 процентын кертүегезне сорыйлар |
Башта банк алдындагы бурычыгызны сезгә тәкъдим ясаган оешмага рәсми рәвештә оформить итүләрен сорагыз. Банк ризалыгыннан тыш бурычны башкага беркетү законсыз. Бурыч барыбер сезнең өстә калачак |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа