Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр 4449 шикаять язган

Дәүләт хезмәтләре порталында булдырылган «Халык контроле» проектыннан халык яхшы файдалана.

Сайтка республикада яшәүчеләрдән 4 ел эчендә 78 меңләп мөрәҗәгать кергән. Аларның 61 меңгә якыны чишелгән. Проект халык күтәргән проблемаларны тиз арада чишү, аларның фикерен белү һәм киләчәктә эшне шуңа таянып оештыру мөмкинлеге бирә. Әлмәтлеләр дә «Халык контроле» хезмәтләренә үзләрен борчыган сорауларны җиткереп тора. Система эшли башлаганнан алып 4449, быелның алты аенда 1443 мөрәҗәгать кергән. аларның 950 се чишелгән, 74 е буенча эшлиләр, 328 планлаштырылган. Күпчелек мөрәҗәгать төзекләндерү (67,9 %), юллар торышы (28,5%) белән бәйле. Калганнары капиталь ремонт, юл хәрәкәтен оештыру, җәмәгать транспорты һәм башкалар хакында.
Кешеләр «Халык контроле»нә кергән сорауларының ничек чишелүен онлайн режимда белеп-күреп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса