Реклама
Әлмәттә яшәүче 20 яшьлек бер егет дуслары белән машина урлаган. Полицейскийлар як-якка чайпалып баручы «ВАЗ-2112» автомашинасын Риза Фәхретдин урамында күреп алалар.
Шул арада машина бордюрга килеп бәрелә. Аның тәгәрмәченә зыян килә.
Тоткарланучылар машинаны руль артындагы егетнең элекке хатынының әнисеннән Акташтан урлауларын сөйләп биргәннәр. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+