Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтле шәһәрдә әзерләнүче терактлар турында сөйләгән

Шушы көннәрдә коткаручыларга билгесез берәү шалтыратып, Әлмәттә әзерләнүче терактлар турында мәгълүмат җиткерә.

Атап әйткәндә, ул "Панорама" үзәге янында ике кызның теракт әзерләвен әйтә. Тагын ике хатын-кызның шәһәр паркында планлаштыруын хәбәр итә.

Соңрак полиция вәкилләре шалтыратучыны тоткарлый. Ул исерткеч эчемлек кулланган 63 яшьлек әлмәтле булып чыга. Хокук сакчылары шулай да ике ноктаны да тикшереп чыга, бар да тәртиптә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса