Әлмәтле сайлаулар уңаеннан махсус торт пешергән [+ФОТОЛАР]
Фәния Кәлимуллина сүзләренчә, сайлаулар аның өчен һәрчак бәйрәм!
Фәния апа кондитер профессиясен үзе түгел, ә профессия аны сайлый дисәм дөресрәк булыр. Бик иртә әти-әнисез калган ятимә кызга тагын алты эне-сеңлесенә аякка басарга ярдәм итәргә кирәк була. Шуңа күрә ул туган Сарман районына якын урнашкан Әлмәткә килеп бер еллык курслар булган училищега укырга керә. Өстәвенә, тәмле яратучы Фәния кондитер кешене ниндидер татлы матурлык тудыручы тылсымчыга тиңли.
Укып диплом алуга ук Әлмәттә урнашкан «Восток» ресторанына эшкә җибәрәләр кызны. 19 ел буе төнге эштә эшләгән дәвердә җитештергән баллы ашамлыкларның гомуми күләме тонналар белән исәпләнә булыр. Кайбер көннәрдә аңа хәтта 200 килограммга чаклы тортлар һәм пирожныйлар әзерләргә туры килә.
Ресторанда эшләп чыныккан, инде үзе күптән гаиләле булып кыз һәм ул үстергән Фәния ханымны азык-төлек «фронты»ның иң кайнар нокталарына - яңа ачылган җәмгыять туклану урыннарына күчергәләп торалар. Анда аңа шулай ук яңа җитештерү пунктларының эшчәнлеген тәртипкә салырга, яшьләрне эшкә өйрәтергә туры килә.
Совет сәүдәсе отличнигы, күпсанлы социалистик ярышлар ударнигы, Татарстан республикасы атказанган сәүдә хезмәткәре булган Фәния Кәлимуллинаның эш стажы 43 (!) ел. Күптән лаеклы ялда булса да, 70 яшьлек Фәния апа әле дә булса яраткан эшен ташлаганы юк - шәхси кондитер цехында тортлар пешерүен дәвам итә.
- Мин тортларны һәр бәйрәмгә пешереп торам. Бердәм сайлау көне дә элеккедән килгән гадәт буенча безнең өчен календарьның кызыл көне. Гадәттә, бу көнне балалар, оныклар белән җыелышабыз, шуңа да тырыштым инде, - ди ул.
Кәлимуллиннар гаиләсе 768 нчы сайлау округында тавыш бирә. Башка участоклардагы кебек үк Фәния апага да биредә махсус беләзек бирделәр. Аның белән ул җәмгыять транспортына бушка йөриячәген дә, атракционнарда өстәмә билет алырга мөмкинлек булачагын да, иң мөһиме, яраткан җырчысы Айдар Галимов концертын карый алачагын да яхшы белә.
- Балаларны озаткач та концертны карармын дип торам. Мин, гомумән дә, андый чараларны бер дә калдырмыйм, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа