Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтле Президент кулыннан шәп бүләк алды [+ФОТОЛАР]

17 яшьлек егет өчен бу көтелмәгән вакыйга була.


20 нче мәктәптән 11 нче сыйныф укучылары Дмитрий Исламов һәм Мансур Насыбуллин «JuniorSkills» III Милли чемпионатында «Мехатроника» номинациясендә төбәкара этапта беренче, Милли чемпионатта өченче урын яулап кайттылар. Ул Краснодар шәһәрендә май аенда узган булса да, бүләкләү тантанасы әле генә узды. Яшь призерларны Әлмәт җирлегендә Президент Рөстәм Миңнеханов үзе тәбрик итте.

- «Worldskills» һәм «JuniorSkills» - безнең өчен яңалык һәм анда республика яшьләренең җиңүе зур горурлык өсти. Безнең Милли чемпионатта яхшы нәтиҗәләргә ирешүебез әлеге өлкәдә дөрес юлдан баруыбызны күрсәтә. Димәк, без нәтиҗә бирә торган структура булдырганбыз, - диде республика лидеры Рөстәм Миңнеханов.

Республика командасындагы яшүсмерләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар тапшырдылар.
- Мехатроника шактый четерекле һәм авыр өлкә ул. Монда компьютерны да, электрониканы да, механиканы да яхшы белергә кирәк. Остазыбыз «Алнас» оешмасыннан иде. Аралау станогының кечерәйтелгән моделендә төрле җиһазлар ясадык, аларны араладык, - дип сөйләде Дмитрий шундый зур чарада катнаша алуына чиксез сөенеп.

Әзерлексез генә барып җиңү яулап булмавына да инанган ул. Мехатроника юнәлешендә барлыгы 5 команда катнашкан, алар арасыннан әлмәтлеләргә уңыш елмаюы безнең хактан да әзерлекнең ныклы булуы турында сөйли.


- «JuniorSkills» кебек дөньякүләм бәйгеләр турында моңарчы ишетеп тә белмәдек. Ә хәзер анда катнашу мөмкинлеге дә бар. Балачактан ук эшче һөнәрләр серенә төшендергән булсалар, бәлки тагын да зуррак үрләр яулаган булыр идек, - ди Дмитрий үз укытучыларына рәхмәтен белдереп.
Хәзерге вакытта ул укырга керү мәшәкате белән янып йөри. Мөмкинлек булса 2019 елда Казанда узачак дөнья чемпионатында да катнашырга хыяллана егет. Әлеге бәйге тормышында яңа ишекләр һәм мөмкинлекләр ачуына ышана ул! Уңышлар насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса