Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтле эштән куган өчен үч алган

Әлмәт полицейскийлары төзелеш объектыннан кислород баллоннары урлаучыны тоткарлый.

Май азагында Әлмәтнең полиция бүлегенә шәһәрдә төзелеп килә торган бер объекттан кислород баллоннары югалу турында хәбәр керә. Оешмага килгән зыян 5 мең сумлык тәшкил итә. Җинаять эше кузгатылып, вакыйга булган урыннан җинаятьченең аяк киеме эзләре тикшерүгә алына.

Полиция хезмәткәрләре әле күптән түгел генә әлеге фирмадан эштән җибәрелгән кешене шик астына алалар. Карак элек күп тапкырлар хөкем ителгән 30 яшьлек әлмәтле булып чыга. Урланган әйберләр кире кайтарыла. Җинаятьче сак астына алына. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса