Әлмәтле – “Ел хәйриячесе-2015”
Әлмәт электр челтәре директоры Гамир Латыйпов "Ел хәйриячесе-2015" республика бәйгесендә җиңүче дип танылды.
Аңа бүләкне"Корстон"да үткән тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.
Гамир Латыйпов бәйгенең "Изгелек юлы" номинациясендә җиңде.
Директорның шәхсән катнашы белән АЭС коллективы аз тәэмин ителгән гаиләләрнең балаларына, инвалидларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтә. Предприятиедә хезмәт куючы хезмәткәрләр дә һәрвакыт кайгыртучанлык һәм игътибар тоеп яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа