Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле Дамир Нуретдинов "Голос. Дети" проектына узды

Әлмәт үсмере Дамир Нуретдинов "Голос" балалар проектында катнаша. Аның җырлавына Дима Билан борылды.

Дима Билан Дамирга үзенең генә борылуына бик шатлануын белдерде. Ул якташыбызның тыйнаклыгын да искәртте. Пелагия исә аның кайчаннан җырлый башлавы белән кызыксынды. "Минем командага эләгүеңә мин бик шат", - диде Билан якташыбызга. Бүген сез дә "Голос" тапшыруын карарга онытмагыз, Дамирыбыз өчен бергәләп шатланыйк һәм киләчәктә дә уңышлар телик! Дамир "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесендә дә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган иде инде. Ул Әлмәтнең 1 нче музыка мәктәбендә белем ала. Татар, рус, инглиз һәм итальян телләрен яхшы белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса