Әлмәткә ЮХИДИ идарәсе начальнигы урынбасары килде
Әлмәт районының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча комиссиясе утырышы булып узды.
Аның эшендә ТР ЮХИДИ идарәсе начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Юрий Ставниченко да катнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов утырышны ачып, район юлларындагы торышны бәян итте. Кичәге көнгә кадәр төбәк юлларында 93 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Ул алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда 40 ка азрак. Юлларда 11 кешенең гомере өзелгән, 112 кеше тән җәрәхәтләре алган. Һәлак булучыларның бишесенең гомере муниципаль юлларда өзелгән. Марат Нилович муниципаль юлларда күрелгән чаралар турында да сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа