Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә ярдәм кирәк

Хәбәр иткәнебезчә, районда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр экологик икеайлык игълан ителде. Аны уздыру мәсьәләләре Татарстанның экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Фаяз Шакиров катнашында үткән төбәкара киңәшмәдә тикшерелде.

Кышның һич кенә дә китәсе килми. Әмма табигатьнең үз фасылы, үз кануннары. Синоптиклар быел язның җылы киләсен, апрель башында кар-бозларның актив рәвештә эри башлавын фаразлый. Инде хәзердән үк әкренләп эрүче кар астыннан пластик шешәләр, кәгазьләр, тәмәке төпчекләре һәм башка төрле чүпләр баш калкыта башлады. Әлмәтлеләргә эш җитәрлек.

Фаяз Шакиров билгеләп үткәнчә, быел бигрәк тә сулыклар тирәсенә аеруча игътибар биреләчәк. Инеш-күлләрне, аларның якын-тирәләрен пычратучылар җаваплылыктан җиңел генә котыла алмаячак. Гомумән, теләсә кая чүп ыргытучыларга карата һаман да кырыс булачаклар. Үткән ел икеайлык вакытында республика буенча 7 меңнән артык төзекләндерү кагыйдәсен бозучы ачыкланган булган. Аларга 26 миллион сум штраф салынган. 80 материал прокуратурага җибәрелгән. Әлмәткә килгәндә, тәртип бозучылар бездә дә күзәтелгән. Якташларыбызга карата төзелгән 187 беркетмә шуны раслый.

- Быел да бу практика кулланылачак, - диде Фаяз Шакиров. - Күзәтчелек итү вәкаләтенә безнең министрлыктан һәм муниципаль берәмлекләрдән тыш Урман хуҗалыгы министрлыгы, баш ветеринария, Роспотребнадзор, Россельхознадзор идарәләре, дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм торак инспекцияләре, ЮХИДИ дә ия.

Министр урынбасары искәрткәнчә, икеайлык кысаларында күзәтчелек органнары тарафыннан ачыкланган тиешсез урыннарда хасил булган чүплекләр Татарстанның экологик картасы системасына урнаштырылачак. Барлык районнар бу мәгълүмати ресурс ярдәмендә көн саен экологик торышны контрольда тота алачак.

Икеайлык барышында территорияләр чисталыгын вертолет белән өстән карап йөрүләр дә булачак. Теләсә кая чүп ыргытырга яратучы эшмәкәрләр дә контрольгә алына. Кар эрегәч, җир өстендә теге яки бу оешма, эшмәкәр илтеп түккән "гөнаһлар" да пәйда була. Эрерәк предприятиеләр нигездә чүп түгүгә килешүләр төзи. Ә менә урта һәм кече бизнес вәкилләре 1 гыйнвардан калдыкларын утильләштерү турында даими исәп-хисап тотарга тиеш. Шулай булса да Әлмәтнең 7 меңләп эшмәкәренең нибары 383 е генә отчет биргән. Фаяз Шакиров җитәкчеләрне бу эшкә җитди карарга чакырды.

Экологик ике айлыкны башлап җибәрергә әлмәтлеләр әзер - экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры урынбасары Инсаф Сәетов әнә шулай дип белдерде. Үткән ел бу чорда 964 машина чүп-чар җыелып түгелгән булган. Быел эш кимрәк булыр дип әйтеп булмый. Гадәт буенча предприятиеләргә, оешмаларга, һәрбер уку йортына территорияләр, парклар, инеш, чишмәләр, яшел зоналар, автомобиль юллары беркетелгән. Идарәче компанияләр һәм авыл җирлекләренә дә катгый таләпләр, бурычлар йөкләтелде. Икеайлык бапышында фасадлар тәртипкә китерелергә, коймалар, агачлар, бордюрлар, балалар мәйданчыгындагы уен элементлары да буялырга, яңартылырга тиеш.

- Дөресен әйтергә кирәк, үткән ел районда экологик икеайлык канәгатьләнерлек дәрәҗәдә узмады. Байтак кына җитешсезлекләр күзәтелде. Быел ул хаталар кабатланмас дип уйлыйм. Без май бәйрәмнәрен чиста, каралган, матур районда каршыларга тиешбез, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов.

Азактан авыл җирлекләре башыклары министр урынбасарына үзләрен борчыган сорауларын җиткерде. Аларны федераль юл кырыйларын чистарту, биредәге корыган агачларны кисү, ташландык карьерларны рекультивацияләү кебек мәсьәләләр борчый иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса