Реклама
Калабызга Якутиянең өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары һәм аларның урынбасарлары килде.
Якутия делегациясенең Әлмәттә булуы узып барышлый гына түгел. Алар Татарстанга мәгарифне үстерү буенча максатчан федераль программа кысаларында квалификацияләрен күтәрү һәм стажировка узу өчен килгән. Стажировка калабызның "Менеджер" мәктәбендә оештырылган. Якутлар балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгендә дә булды. Кунакчыллык - әлмәтлеләргә хас сыйфат. Бу юлы да кунакларны җырлап, чәкчәкләр белән каршы алдылар.
Экскурсия барышында мөгаллимәләрнең кулыннан фотоаппарат төшмәде, барысын да фотосурәткә төшерергә тырышты алар, исәпләре - туган якларына кайткач әлмәтлеләр эшчәнлеге белән башкаларны да таныштыру иде. Татарстанда бердәнбер булган балаларның уникаль техник иҗаты музее аеруча сокландырды. Балалар көймә, лайнерларның ниндиен генә ясамаган: борынгылары да, заманчалары да бар монда. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, машиналары, хәрби техника, авиамодельләр - барысы да безнең балаларның түземлелек күрсәтеп, фантазияләрен эшкә җигеп тудырган иҗат җимешләре. Пионерия музеенда Әлмәттәге пионер үсеше тарихы тулысы белән чагылдырылган. Кунакларның барысы да тормышның бу этабын узган кешеләр булып чыкты. Шулай булса да әлеге музей да аларда зур кызыксыну уятты. Ник дигәндә, пионерия бетсә дә, аның елъязмасы, күркәм традицияләре дәвам итә. Районда балалар иҗтимагый оешмасында 15335 укучы исәпләнә. Аннан тыш "Содружество", "Росинка", "Вега", балалар Думасы эшли.
Делегация экология һәм табигатьтән файдалану департаментының, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, "Юннатик" экология-биология берләшмәсенең филиалы булган Табигать йортын һәм башкаларны да карады.
Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге җәйге каникуллар вакытында лагерь оештыра. "Карусель" лагере эшчәнлеге, балалар белән аралашу шулай ук уңай тәэсирләр калдырды. Ә менә бассейн, суда балык кебек оста йөзүче балалар аларда ак көнләшү тудырды. Өстәвенә биредә ике бассейн!
Балаларга өстәмә белем бирүче күпфункцияле үзәк кунакларның күңеленә хуш килде. Аларның әйтүенчә, Саха (Якутия) республикасының да өстәмә белем бирү системасы киң. Анда 124 учреждение санала, шул исәптән дүртесе республика дәрәҗәсендә. "Бездә дә барлык юнәлешләр үсештә. Милли гамәли төргә һәм сәнгати-эстетик тәрбиягә аеруча зур игътибар бирелә. Җыр һәм бию белән шөгыльләнүче 15 тән артык балалар берләшмәсе Россиянең үрнәк балалар коллективы статусына ия. Спортка җәлеп итү, экологик тәрбия шулай ук өстенлекле юнәлешләрдән санала", - диде алар.
Тамара Багаева, "Кэскиль" республика балалар үзәге директорының укыту-методик эш буенча урынбасары:
- Сезнең балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге искиткеч. Без балалар өчен бик шат, алар үзләренең талантларын, иҗади сәләтләрен үстерүдә яхшы мөмкинлеккә ия. Биредә җаныңа хуш килгәнне сайларга барлык шартлар да тудырылган. Балаларның тәрбияле икәнлеге сизелә, бу да зур әһәмияткә ия. Үзәктәге шөгыльләр аларга киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итәр дип уйлыйм. Шунысы куанычлы, әлеге үзәк үз өстенә балаларны мәктәпкә әзерләү бурычын да алган. Бу яшьтәге балаларны мәктәпкәчә белем белән тәэмин итүнең мөһимлеген һәрберебез белә. Проблема бездә дә, сездә бар - балалар бакчаларында урын җитми. Ә үзәк әлеге функцияләрне бик яхшы үти. Мине биредә бассейн булу, сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар сокландырды. Балалар бассейнга, сәламәтләндерү түгәрәкләренә йөри ала. Бу зур плюс.
Вера Бетюнская, Якутск шәһәрендәге "Сосновый бор" балалар ял һәм сәламәтләндерү үзәге директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары:
- Без бер генә ел эшлибез әле. Инде зур уңышларыбыз бар. Сәләтле, инвалид балалар белән эшләүгә зур игътибар бирәбез. Эштә аерма юк сыман: безнең балалар нәкъ сезнеке кебек наяннар, талантлылар, педагогларыбыз да үз эшләрен иҗади башкаралар. Без биредә укытучылар белән дә аралаштык. Якутия педагогларның социаль гарантияләре сезнекеләргә караганда күбрәк икән. Социаль җыелмага чираттагы ялга бару (бала белән дә ярый), коммуналь хезмәтләргә ташламалар керә. Мисал өчен, җылылык энергиясенә укытучының үзенә 100 процент ташлама бирелә, ә гаиләнең башка әгъзаларына ул 50-70 процент тәшкил итә. Китаплар яздырып алуга да акча бүленә. Өстәмә белем бирү педагогларының эш хаклары 20-25 мең сум. Әлбәттә, бездә мондагыга караганда бәяләр дә югары. Татарстан мәгариф үсеше институтына курсларга чакырулары өчен рәхмәт. Сездә дә булырга насыйп булды. Әлмәт бик кунакчыл шәһәр икән.
Ирина Апачаева
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы