Әлмәткә тәҗрибә уртаклашырга килделәр
Шәһәр ветераннар советында республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге ветеран советлары рәисләре катнашында утырыш булып үтте.
Азнакай, Лениногорск, Зәй, Баулы, Алабуга, Нурлат, Ютазы, Сарманнан килүчеләр 2025 елга кадәр исәпләнгән "Актив озын гомер" стратегиясе хакында сөйләштеләр. Әлмәттә хәбәрсез югалганнарны бүләкләү кәгазе буенча алып барылган эзләнү эше беркемне дә битараф калдырмады. Шулай ук башлангыч ветераннар оешмасы эшчәнлеген дә кунаклар тәҗрибәгә алырга лаек булуын искәрттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia