Әлмәткә табиблар чакырганнар
Быел шәһәрдә капиталь ремонт поликлиникаларга да ясала. 3 нче поликлиникада да эшләр бара.
- Биналарны ремонтлап кына түгел бит әле ул, аларда эшләүчеләр, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүләр дә кирәк, - диде район башлыгы Айрат Хәйрулли.
Аның әйтүенчә, табибларга кытлык проблемасы игътибар үзәгендә. Быел Әлмәткә Ижау, Самара, Казан, Башкортстаннан табиблар киләчәк. Хәзер аларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа