Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәткә Рио-де-Жанейродагы Олимпиадада катнашкан йөзүче Илья Дружинин килде

Илья республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге спортчылары белән очрашуда катнашты.

Ул уңышка ирешү серләре белән уртаклашты. Илья йөзү белән җиде яшьтән шөгыльләнә башлаган. Олимпиадада ул 1500 метрлы дистанциядә ирекле стильдә йөзү буенча катнашкан. Биредә халыкара класслы спорт мастеры нормасын да үтәгән һәм Россиядәге үсмерләр рекордын куйган. Илья безнең ил спортчыларына Олимпиадада ярышларга әзерләнү авыр булса да, аларның сынмауларын, киресенчә, үҗәтләнеп чыгыш ясауларын сөйләде. Спортчының киләчәккә өметләре зурдан. Ул әлмәтлеләрне дә спорт белән дус булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса