Әлмәткә Финляндиядән эксперт килә [+ФОТО]
Әлмәт халкы якын киләчәктә велосипедта рәхәтләнеп йөри алачак.
Быел нефтьчеләр каласында 200 км велосипед юлы төзеләчәк.
28 апрель көнне Финляндиядән эксперт Пекка Тахкола велосипед инфраструктурасы буенча ачык семинар уздыра. Бирегә теләге булган һәркем килә алачак. Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә кичке сәгать 17:00 сәгатьтә башланачак чарага рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа