Реклама
Бүген "Татнефть" - кадрлар әзерләү үзәге"ндә эретеп ябыштыручылар көч сынашты. Бәйгедә Әлмәт шәһәр төзелеш предприятиеләреннән тыш Актүбә, СМУ, "Прикамнефтестройсервис", "Лениногорскнефтьстрой" җәмгыятьләрендә эшләүчеләр дә, барлыгы 14 эретеп ябыштыручы катнашты.
Быел Төзүчеләр көне гамәлгә куелуга 60 ел тула. Төзүчеләр көне кысаларында башка белгечлекләр буенча да һөнәри осталык бәйгеләре узды. Җиңүчеләр бәйрәм тантанасында бүләкләнәчәк. Бәйрәмне быел сентябрь аенда уздыру планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+