Әлмәтчә «кикрикүк» соклану уята [+ФОТОЛАР]
Лаешта 8 метрлы карлы Әтәч сынын ясаган кешене күккә чөеп мактаган арада, Әлмәтнең бер урамында да хушны алырлык әкияти фигуралар барлыкка килде. Әле ниндие бит?! Матур һәм горур зур Әтәч янында озын койрыклы крокодиллы тау җәелеп китә. Янәшәдә генә Урман карачкысы карга төренеп утыра. 8 метрлы ук булмасалар да, аларның...
Әкият илчесе
Әлмәтнең гап-гади урамы балалар илен хәтерләтә кебек. Озак эзләргә туры килмәде әлеге могҗизалы ишегалдын, Әлмәт героен ДОСААФ районында бөтен күрше-күлән белә булып чыкты. Бу могҗизаларны тудыручы ирекле рәссам Марс Минаҗев минем кызыксынып йөрүемә әллә ни игътибар итмичә, күрешкәч үк быелгы фигураларны ничек ясавын тәфсилләп аңлата да башлады. Баксаң, беренче ел гына халыкны гаҗәпләндерми икән ул. Инде берничә ел рәттән ишегалдына менә шундый баһадир кар фигуралары ясый, әллә кайсы җирләрдән ишетеп аларны махсус карарга да киләләр икән.
- Быелгы Әтәч үзеннән-үзе шундый зур килеп чыкты. Кар күп яуды бит. Узган елгы Маймыл өчен күршеләрдән кар теләнеп тә йөрдем әле, - дип елмайды Марс абый. - Махсус ясыйм дип тә тотынмадым. Бу урамнар тар, карны көн дә чистартып торырга кирәк. Кар өемнәре булгач, сыннар ясавы да рәхәт. Буярга буяу һәм шатланырга бала-чага гына булсын.
Кызыл Әтәчнең башын һәм кикрикләрен Марс абый пенопласттан ясаган. Бик нечкә һәм нәзакәтле урын чөнки. Калган җирләрен кардан өйгән. Янәшәдә генә балаларга тау да калыккан. Әмма анысы да оста рәссам кулыннан узгач, гади генә килеп чыкмаган. Крокодилның озын яшел койрыгыннан рәхәтләнеп тау шуып була.
Узган ел Маймыл, аңа кадәр аҗдаһа, зур ат башы - Марс абый һәр сынын фотода теркәп калдырган. Истәлеккә дип кенә түгел, җанын биреп эшләгән һәр гамәленә янә кайтып, тагын да күбрәк илһам алырга. Инде киләчәк Эт елы хакында да берничә кызык идеясен башына чорнап куйган ул.
- Сәламәтлек кенә булсын, калганын табып та, ясап та, сатып алып та була, - ди ул.
Дөнья - үзе бер сәнгать
Әлмәттәге иң зур Әтәч сынын ясаучыны (биеклеге 4-5 метр) фотога төшерергә генә барган җиремнән, җанга илһам бирердәй әңгәмәдәшкә тап булдым, Марс абыйның остаханәсен дә күрдем. Алар биредә өчәү - рәсем ясау урыны, агач, тимер эшкәртү станоклары урнаштырылганы, ит эшкәртергә махсус ыслауханә дә булдырылган. Киң бүлмәләрдә ул рәхәтләнеп иҗат итә - балачагында сәнгать мәктәбен, аннан Лениногорскиның музыка һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган белгеч кулларында хәтта гади агач кисәге дә затлы тартмачыкка әверелә. Табигатьнең һәр мизгелен ул рәссамчы буларак күрә: иртәнге аланда парлы атлар кешнәве, киң болында ак чәчәкләр шаулавы, авыл йорты янәшәсендәге умарта гөҗләве - бар да картиналары аша ишетелә кебек.
Гомерен Марс Минаҗев балаларны укытуга багышлаган, сызым дәресләре биргән, яшь техниклар станциясендә малайларны сәнгать графикасына төшендергән. Әмма үзен ул иң элек ирекле рәссамчы дип атый.
- Илһам көтеп утыра торганнардан түгел мин. Бар да кәефтән тора. Танылган немец язучысы Гете әйткәндәй, илһамны көтеп утырырга кирәкми, ул эш барышында үзеннән-үзе пәйда була. Барган һәр җирдән берәр матур мизгелне күңелгә салып куям. Аннан алар вакыт булган арада киндер тукымага төшә. Агач белән эшләргә яратам. Урындыклар, өстәлләр ясап бирдем кызларыма, - дип кыенсынып кына үзен мактый әңгәмәдәшем.
Аның эшләренә күз йөртеп чыкканнан соң, мактарлык та, язарлык та булуы көн кебек ачык, югыйсә. Соңгы араларда ул триптих өслүбтәге картиналар да иҗат итә башлаган. Идеясе, темасы бер булган өч рәсем бер иҗат әсәре булып туа. Агачтан уеп ясалган сыннарына да исең китәрлек.
- Мин бервакытта да үземә эш урыны эзләмәдем. Эш мине һәрвакыт үзе тапты. Сәләт каян килгән дисәгез, мин аны һәркемдә бар дип саныйм. Һәр кеше сәләтле булып туа бу дөньяга. Аны вакытында күреп, ача һәм үстерә белергә генә кирәк. Оныкларымны да һәръяктан үстерергә тырышам. Өлкән оныгыбыз Арсланым да миңа охшап кулына буяу алды. Шуларга була яшибез һәм иҗат итәбез, - ди Марс абый булганына мең шөкер кылып.
Безнең илдә иҗат әһелләренә тиешле игътибар булмавын да җиткерде ул.
- Әгәр безнекеләргә тулы ирек бирсәләр һәм иҗат итәр өчен мөмкинлек тудырылса, дөньяда тиңе булмаган әсәрләр туар иде. Вакыт таррак бит. Иң элек яшәү мәнфәгатьләрен кайгыртабыз, шуңа да иҗат икенче планга күчә.
Һөнәре һәм күңеле белән генә түгел, ул бөтен барлыгы белән сәнгать һәм матурлык дип яши төсле. Гаиләсенә, якыннарына һәм күршеләренә генә түгел, ул бар кешегә дә ачык. Җор телле, киң күңелле, оста куллы һәм гаҗәеп кызыклы - Утлы Әтәч сыны җәлеп итеп китергән бу сәяхәтемдәге танышым Марс Минязов менә шундый уникаль кеше булып чыкты. Миңа истәлеккә бүләк иткән тылсымлы тартма да аның осталыгын хәтерләтеп торыр. Хәер, без аның белән янә очрашырга сүз куештык. Киләсе елга ул әлмәтлеләрне тагын да үзенчәлекле кар сыннары белән шаккаттырырга вәгъдә бирде. Димәк, әкияти кар иленә мин янә киләчәкмен.
Филүзә Хәмидуллина
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа