Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт журналистлары премияле булды [+ФОТОЛАР]

Менә өченче ел рәттән Яңа ел алдыннан каләм ияләренә танылган журналист Иван Винокуров исемендәге премия тапшырылып килә. Җомга көнне әлеге мәртәбәле бүләкнең яңа лауреатлары исемнәре билгеле булды. Арада үзебезнең каләмдәшебезнең дә фамилиясен ишетү икеләтә шатлык китерде.

Иван Винокуровны әлмәтлеләр талантлы журналист, балалар шагыйре буларак яхшы белә. 26 ел район газетасында, аннан «Әлмәтнефть» идарәсенең «Нефтяник»ында каләм тибрәткән остаз байтак кына журналистка зур иҗат юлына чыгарга этәргеч бирә. Аның исемендәге премия яңадан туды дисәң дә була. Ул 1999 елда бер тапкыр бирелеп, шуннан соң ниндидер сәбәпләр аркасында туктап калган иде. «Әлмәтнефть» идарәсе һәм ТР Журналистлар берлегенең Әлмәттәге оешмасы 2014 елда премиягә саллы бүләк өстәп, яңа сулыш өрделәр.

Быел биш номинация буенча лауреат исеменә дәгъва кылучылар арасында барлык массакүләм мәгълүмат чараларыннан да хезмәткәрләр бар иде.

- Иван Винокуров премиясенә лаек булу ул зур җаваплылык өсти. Әлеге искиткеч шәхеснең хезмәт биографиясе үзе үк Журналистлар берлегендә очраклы кешеләр булырга тиеш түгеллеге хакында сөйли. Безнең оешма бай тарихка ия, аның һәрбер бите биредә талантлы каләм ияләре булуын күрсәтә. Журналист язмасыннан, аның никадәр белемле, хәбәрдар, теге яки бу проблеманы ни дәрәҗәдә өйрәнүеннән күп нәрсә тора. Чөнки нәкъ менә алар язмалары белән җәмәгать фикерен тудыра, - диде район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова.

2016 ел лауреатларын алкышлар белән каршыладык. Яшь авторлар арасында әлеге мәртәбәле бүләккә хезмәттәшебез - «Әлмәт таңнары» газетасы журналисты Филүзә Хәмидуллина лаек булды. «ТАТМЕДИА» филиалының тагын бер басмасы - «Знамя труда»дан Анна Галиева редакция хезмәткәрләре номинациясендә җиңү яулады. Журналистлар хәрәкәте ветераннары арасында премия Анатолий Чернышевка тапшырылды. Телевидение хезмәткәрләре арасында «Ислам нуры» телетапшыруы баш мөхәррире Энҗе Хәсәншина, басма мәгълүмат чаралары корреспондетлары арасында «Хәзинә» газетасы журналисты Наилә Ганиева Иван Винокуров исемендәге бүләк ияләре булдылар. Без аларны тагын бер кат ихластан котлыйбыз!

Тантанада чыгыш ясаучылар байтак булды. Ветераннар Иван Винокуров турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Аның җыентыгын бастырып чыгарырга тәкъдим итүчеләр дә булды. Журналистлар бу фикерне дәррәү куәтләде.

«Әлмәтнефть» идарәсенә рәхмәт сүзләре дә даими яңгырады. Премия булдыру чыгымнар да сорый. Идарә җитәкчелеге премиядән тыш матур концерт номерлары белән безгә бәйрәм дә оештыра. Сүз уңаенда, безнең Филүзә Хәмидуллина рәхмәтен моңлы тавышы белән җыр аша җиткерде.

Быел юбилейларын билгеләп үткән журналистларга да нефтьчеләрнең «Рухият» рухи яңарыш фонды бүләкләре тапшырылды. Юбилярлар арасында тагын бер журналистыбыз Рәдифә Ногманова балкыды. Рәхмәттән башка сүз юк, хезмәтеңнең бәяләнүен тою тагын да илһамландыра.

Күркәм гадәт буенча премия тапшыру тантанасын барышында Журналистлар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса