Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт журналистлары корыган агачларны коткара [+ФОТОЛАР]

Июль аенда урнашкан эсселектән Шарлавыклар буасындагы каеннар корыды. "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары хезмәткәрләре агачларга су сибү акциясендә катнашып, Әлмәтне яшелләндерүгә үзләреннән өлеш кертте.

Июнь аенда музыка көллияте һәм балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге биналары арасында бик матур каенлык пәйда булган иде. Әмма корылыктан алар көзге агачларга охшап калды. Шушы көннәрдә без каеннарга су сибеп кайттык.
Безгә музыка көллияте һәм балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге хезмәткәрләре дә кушылды. Шулай ук табигатькә сак белән караган шәһәрдәшләр дә кушылды.

Билгеле, бер агач төбенә 50 литр су (су сибү нормасы шулай ) сибеп булмады, әмма аз гына булса да яшел дуслар "су эчеп" алды.
Мондый акцияләрне башка оешмалар да куәтләп алсын, табигатьне бергәләп сакласак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса