Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ЖЭУларының эшчәнлегенә бәя

Торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, йортларда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен тиз арада канәгатьләндерүгә ирешү максатыннан идарәче компанияләрнең эшчәнлегенә әледән-әле йомгак ясалып тора. Журналистлар әлеге исемлектә беренче һәм соңгы урыннарны алган торак-эксплуатация участокларында булдылар.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә игътибарның даими булуы гаҗәп түгел. Тормыш-яшәешебез шуңа бәйләнгән. Утсыз-сусыз һәм башкасыз яшәп булмый. Менә хәзер дә көннәр салкынаю белән һәркем тизрәк җылылык җибәрүләрен тели башлады. Чиста ишегаллары аша узу, җыештырылган подъездлардан фатирларга керү дә безнең кәефкә тәэсир итә. Әмма һәркайда да тәртип каршыламый. 2010 елдан торак-коммуналь хуҗалык департаменты идарәче компанияләр эшчәнлегенә бәя бирүне булдырды. Быелга кадәр елына бер тапкыр «Иң яхшы идарәче оешма» бәйгесе уздырылып килде һәм аңа йомгак расланган критерийлар буенча билгеләнгән балл буенча ясалды.

- Агымдагы елда район башлыгы күрсәтмәсе белән нәтиҗәләр ай саен ясала башланды. Критерийларга да ел фасылына карап үзгәрешләр кертелде. Мисал өчен, җәй көне без кар җыюны һәм җылылыкны искә алмыйбыз, - диде департаментның ТКХ өлкәсендәге программалар үсеше һәм проектлар экспертизасы бүлеге начальнигы Оксана Миронова.

Хәзерге вакытта гыйнвар-август айларына йомгак ясалган. Урыннар билгеләгәндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыем күләме, яшәүчеләрдән кергән мөрәҗәгатьләр, ОДН күп булган йортлар саны, бурычлыларга карата алып барылган көрәш, идарәче компаниянең административ җаваплылыкка тартылуы исәпкә алынган. Күрсәткечләрең никадәр югары булса, балл да күп туплана.

- Нәтиҗә ясалганнан соң идарәче компанияләр кайсы өлкәдә җитешсезлелкәр булуын, ныграк тырышырга кирәклеген ачыклыйлар. Мондый рейтинг булдыру аларга эшләрен яхшыртырга, димәк, кулланучыларга сыйфатлырак хезмәт күрсәтергә этәргеч бирә, - дип аңлатты Оксана Миронова.

Бу юлы иң күп баллны «Альянс» ҖЧҖ туплаган. Исемлекнең иң соңгы юлында - «13 нче торак-экспулатация участогы» җәмгыяте. Юкка артта түгел икән - йортларда яшәүчеләр бик зарландылар. Ишегаллары, подьездлар җыештырылмый, заявкалар озак үтәлә, диделәр. Ә менә «ЖЭУ-13»нең башкарма директоры Диләрә Солтангалиева төп сәбәп торак фондның иске булуында, 9 тулай торакка хезмәт күрсәтүләре, аларда яшәүчеләр белән уртак тел табуы авыр булуы белән аңлатты.

Әлмәтлеләр игътибарына кемнең ничек эшләвен күрсәткән таблица тәкъдим итәбез.

Идарәче компания

балл

урын

«Альянс»

90

1

УК «Комфорт»

70

2

«7 нче ЖЭУ»

60

3

«ЖЭУ Темп»

60

3

«Лачын»

55

4

«УКЖД Новация»

55

4

«12 нче ЖЭУ»

55

4

«Надежда»

45

5

«УК Надежда»

45

5

«10 нчы ЖЭУ»

45

5

«Комфорт» МУП Түбән Мактама

40

6

УК «Алсу»

35

7

«АСЦЖ»

35

7

«ЖЭУ Успех»

30

8

«ЖЭУ Надежда»

30

8

«13 нче ЖЭУ»

20

9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса