Әлмәт юлларында ике ай эчендә ике кешенең гомере өзелгән
ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шәһәрдә һәм район юлларында үткән ике айда 34 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.
Аларда 2 кешенең гомере өзелгән, 44 е имгәнгән. Таптатылган 16 җәяүленең һәммәсе тән җәрәхәтләре алган. Балалар катнашында булган дүрт юл-транспорт вакыйгасында биш бала зыян күргән.
Фото Интернет челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа