Әлмәт юллары ни хәлдә?
Шәһәрдә һәм районда юл-транспорт вакыйгасы булган һәрбер участок, мәктәп һәм башка балалар учреждениеләре янындагы юлны аркылы чыгу урыннары игътибар үзәгендә булырга тиеш - район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе әгъзалары белән рейдка чыккач әнә шулай дип белдерде.
Башта ук шуны искәртеп узасы килә, мондый куркыныч урыннарны карап йөрүнең сәбәбе дә бар - һәрберсендә юл-транспорт вакыйгалары теркәлгән һәм күпчелегендә урам аркылы чыгучы җәяүлеләрне машина бәрдергән. Җәй көне гадәттә транспорт агымы да, урамда йөрүчеләр арта төшә. Велосипедта йөрүче балаларны да еш күрергә була.
Сәяхәт Тукай проспектында урнашкан 16 нчы мәктәп тирәсеннән башланды. Дөрес, хәзер уку елы тәмамланды, мәктәпкә ашыгучы укучылар күп түгел, әмма сентябрь җитү белән бу урын кабат җанлана. Светофор һәм юлга салынган юлны аркылы чыгу билгесе бар-барын. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Ильвир Габдуллин шулай булса да мондый урыннарда кешеләр юлдан теләсә кайдан чыкмасын өчен койма урнаштыру кирәклеген әйтте. Фикер төрле булды, ахыр чиктә, бу урынны яхшылап тикшергәннән соң койма куймаска булдылар.
Ә менә 20 нче мәктәп янындагы юлны (Тельман урамы) хәвефсез дип әйтеп булмый. Мәктәп каршындагы җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урынында "зебра"лар булу мәҗбүри. Эчке эшләр бүлеге начальнигы Дамир Гарипов мондый билге булмаган очракта аны ясарга тиешлеләрнең штрафка тартылырга мөмкинлеген дә әйтте. Биредәге юл билгесе яңартылмаган һәм ул күренми дә. Шул ук вакытта әлеге юлны аркылы чыгу урыныннан кеше өзелми, чөнки янәшәдә генә балалар полклиникасы да. Ильвир Әнәсович билгеләп үткәнчә, шәһәрнең алты һәм районның өч мәктәбе, алты балалар бакчасы территориясе нәкъ юлны аркылы чыгу каршында гына.
Герцен - Ломоносв урамнары чатында 15 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән һәм шуный 4 есендә җәяүлене таптатканнар. Бу чаттагы юлны аркылы чыгу урынында ясалма юл тигезсезлеге ясау планлаштырыла. Һәрхәлдә машиналар кабарынкы юлны күреп тизлекләрен киметәчәкләр.
РТС боҗрасыннан ерак түгел, Геофизика урамындагы 1 нче йорт каршындагы юл чыгу урыны да кара исемлеккә эләккән - 23 авария һәм зыян күргән 7 җәяүле. Биредә башта светофор урнаштыру һәм ясалма тигезсезлек ясау планлаштырылган булган. Урынны караганнан соң җәяүлеләргә юл бирергә әйтелгән билге урнаштыру, машина кую "кесәләрен" ремонталу карарына киленде.

Әлмәт - Мөслим юлының Урсалыдагы өлешендә дә һәлакәтләр күзәтелә. 14 авариянең өчесе вакытында җәяүле имгәнгән. Янәшәдә генә мәктәп, юлның ике ягында да урам булса да, "зебра" да юк, яктырткычлар турында да онытылган. Булган тукталыш та аянычлы хәлдә. Район башкарма комитеты җитәкчесе юлның ике ягына да яңа тукталыш павильоннары ясарга, башка проблемаларны да чишәргә күрсәтмә бирде. Әлмәт - Чаллы юлының чистарту корылмалары районындагы өлешендә дә 14 авария теркәлгән. Комиссия әгъзалары яктырткычтан тыш монда светофор урнаштыру кирәклеге хакында да фикер алышты.
Сәяхәтебезне дәвам итеп, шушы ук автоюлның Кәләй янындагы участогында тукталдык. Монда авылдан чыкканда һәм кергәндә борылышның транспорт хәрәкәтенә комачау тудыруы һәм шул сәбәпле юл-транспорт вакыйгалары кабатлануы җиткерелде. Уйлашканнан соң борылышны чаттан бераз арырак ясарга булдылар.
Казан- Оренбург трассасының Нагорный, Кичүчат авылларына илтә торган юл участокларында да транспорт чарасы белән кышын да, җәен дә бәхетсезлек очрагына юлыгучылар бар. Әлеге җирне ныклап анализлаганнан соң борылышның куркыныч булуын, юлның тараюын белдерүче билгеләр кую карарына киленде.
Ленин урамының "Панорама" каршындагы юлны аркылы чыгу урыны җәяүлеләргә дә, шоферларга да җиңел түгел. Иртәдән төнгә кадәр транспорт агымы да зур, кешеләр дә юлдан өзелеп тормый. Биредә теркәлгән 8 авариянең дүртесе җәяүлене таптату белән тәмамланган. Халык биредә светофор куюны сорый икән.
Сәяхәт барышында байтак кына урында юлга төшерелгән билгеләр булмавы да ачыкланды. Айрат Хәйруллин җәяүлеләр юлны аркыл чыга торган һәр җирдә "зебра"ларның булырга тиешлегенә күрсәтте. "Юлларда куркынычсызлык белән тәэмин итү - безнең бурыч, булган проблемаларны урынга барып өйрәнү - иң дөрес юл", - диде ул. Мондый рейдлар алда да дәвам итәчәк.
Ирина Апачаева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia