Әлмәт язгы ташуга әзерме?
Быелгы язгы ташуга әзерлек темасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү буенча комиссиянең видеоконференция режимында узган утырышында тикшерелде.
Чыгышлардан аңлашылганча, кар катламнарында су запасы әлегә 99 процент тәшкил итә. Әлмәт районы язгы ташуга бүген тулысынча әзер. 20 мартта һәр постта тренировкалар уздырылачак. Быел һава торышы әллә ни куркыныч тудырмый. Дала Зәендә боз тулысы белән киткән. Су тирәнлеге дәрәҗәсе критик нормадан шактый ким.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа