Әлмәт яшьләрен акча эшләргә өйрәтәләр [+ФОТОЛАР]
Үз эшен башлап җибәрергә хыялланмаган яшьләр аздыр. Бүген бу хыялны тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Ярдәм итү йөзеннән республикада төрле программа-проектлар эшли. Әнә, Әлмәт студентлары «Эшмәкәрлек фабрикасы» республика проектында беренче тапкыр катнашып, җиңү яулаганнар бит әле. Барысы да аздан башланган.
Республиканың «Стратегия - 2030» программасына кергән «Эшмәкәрлек фабрикасы» бишенче сезонын эшләде. Казан егете Айдар Булатов тарафыннан оештырылган әлеге «фабрика» эшмәкәрлек өлкәсенә яшьләрне җәлеп итү, шуның белән бизнесны күтәрүне максат итеп гамәлгә куелган. Әлмәт, Азнакай, Баулы эшмәкәрләре һәм бу өлкәдә беренче адымнарын ясаучы студентлар катнашында шәһәр пляжы кафесында проект нәтиҗәләрен тәкъдирләү булды.
Моңа кадәр Әлмәт яшьләре проектта катнашмаган булган. Бишенче сезонда гына Кама аръягы зонасында үзләрен сынап караганнар. Сүз уңаенда, быел проектны ике зонага бүлеп уздырганнар - Казан һәм Кама аръягы буенча. Яшьләр 90 көн дәвамында Яр Чаллыга «Эшмәкәрлек фабрикасы»ның белем бирү курсларына йөргәннәр. Биредә аларга тәҗрибәле эшмәкәрләр мастер-класслар биргән. Студентлар үзләре дә һәр атнаны нәрсә эшләгәннәренә исәп-хисап тоткан, өй эше итеп бирелгән биремнәрне үтәгән. Беренче коймак төерле була, дисәләр дә, Әлмәт дәүләт нефть институтының икенче һәм өченче курсларында белем алучы Сергей Кудряшов, Данил Кандауров, Айнур Хәйруллинга тәүге адымнары уңыш китергән. Аларның «Миллениум» дип аталган командасы шәһәр пляжына аслыктан (поддон) өстәлләр, уңайлы утыргычлар ясаган. Бишенче сезонны ябу чарасында катнашучылар егетләр хезмәтенең үзенчәлекле булуын әйтеп, яхшы бәя биргән.
Көндәшлекнең зурлыгын «фабрика»да 300 дән артык проектның катнашуы, финалга кадәр 17 муниципаль районнан 39 проектның гына барып җитүе дә сөйли. Әлмәттән проектта тагын бер кыз катнашкан булган. «ТИСБИ» студенты Гүзәлия Шәрәфетдинова җимешләрдән гөлләмәләр, композицияләр ясый. Дөрес, ул финалга кадәр барып җитмәгән, әмма очрашуда Гүзәлия бизнес белән арасын өзмәячәген, планнары зурдан булуын җиткерде.
Эшмәкәр булу өчен иң элек теләк, эшсөючән булу кирәк. «Миллениум» егетләре җәйге каникуллар вакытында эшли торган булган.
- Бу юлы без үзебезгә эшләргә карар иттек. Башта кәнәфи-капчыкларга тукталдык. Беренче партияне сатканнан соң икенчесенә заказлар алдык. Әмма «капчыклар» белән генә әллә ни акча эшләп булмавын аңлап, башка төргә күчәргә уйладык, - диде алар.
Сабантуй вакытында аларның эшенә район башлыгы да игътибар иткән. Шулай итеп шәһәр пляжына шушындый җиһазлар ясауга заказлар да кергән. Кафедан да заказ биргәннәр. Бүген егетләр ясаган өстәл-утыргычлар пляжга үзенчәлекле төсмер, ямь биреп тора. Әлбәттә инде, эшмәкәрлектән саллы гына керем дә алынган.
- Хәзерге вакытта кафе, дача участокларын, рестораннарны, ял итү урыннарын, мансардларны җиһазлауга шактый заказыбыз бар. Без моның белән генә канәгатьләнеп калырга уйламыйбыз, алга барырга, өскә үрләргә, эшмәкәрлек баскычыннан күтәрелергә исәплибез. Киләсе проектларга да идеяләрбез бар инде, - диде «Миллениум» егетләре.
Димәк, әле «Эшмәкәрлек фабрикасы»ның алтынчы сезонында да Әлмәт яшьләре проектлары көч сынашачак. Чираттагы сезон сентябрь аенда башланып ноябрьдә тәмамлана. Остазлар ярдәмгә килергә әзер торганда мөмкинлекләрдән файдаланмау хата булыр иде. Кафеда барган очрашуда да бу хакта сүз барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа