Әлмәт яшьләре #ВелоТрезвоЗдорово акциясенә кушылды
Бөтендөнья Сәламәтлек көне алдыннан "Саулык" яшүсмерләр клубына йөрүче Бузургмехр Саидкулов инициативасы белән яшьләр шәһәр урамнары буйлап велосипедларда сәяхәткә чыкты.
«Здоровая Россия - Общее дело» һәм «Трезвый Альметьевск» хәрәкәтләре вәкилләре дә аларга теләп кушылды. Чарада барлыгы 70 кеше катнашты. Яшьләр шул рәвешле сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды һәм велосипед хәрәкәте сезонын ачып җибәрде, гәрчә алар арасында кышын да велосипедта йөрүчеләр булса да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа