Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт яшьләре осталыкта узышты

Әлмәттә машина төзелеше белгечлекләре буенча яшьләр арасында елның "Иң яхшы һөнәр иясе" исеменә бәйге узды.

Эшче һөнәренең абруен күтәрү, яшьләргә осталыкларын камилләштерү мөмкинлеге тудыру, алар арасында үз эшенең осталарын ачыклау максатыннан шәһәрдә 1997 елдан бирле машина төзелеше белгечлекләре буенча елның "Иң яхшы һөнәр иясе" исеменә бәйге уздырыла. Эшче һөнәрләренә һәрвакыт ихтыяҗ булды һәм хәзер дә аларга сорау зур. Мәшгульлек үзәгендә булган вакансияләрнең күпчелеге эшче белгечлекләре буенча. Шуңа күрә дә калабызда яшьләрне эшче һөнәрләренә җәлеп итү буенча максатчан эш алып барыла. Агымдагы елда бәйге 19 нчы тапкыр оештырылды. Быел 16 предприятиедән 54 эшче һәм белгеч катнашты. Алар белән тигез дәрәҗәдә өч уку йортыннан 9 студент та көч сынашты.
7 компетенция буенча оештырылган ярышлар һөнәри көллияттә һәм "Татнефть ААҖ-Кадрлар әзерләү үзәге" НОУда, "АЛНАС" ААҖ дә барды. Бәйге теория һәм практик өлештән торды. Быел яшьләр мехатроника буенча да белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтте. Әлеге бәйгедә җиңү предприятиеләрнең кадрлар резервына керү мөмкинлеге дә бирә. Җиңүчеләр хәзер республика конкурсында катнашып шәһәребез данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса