Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт яшьләре КВН серләренә төшенде [+ФОТОЛАР]

Һәрберебез дә шаяра һәм чын күңелдән көлә алуына карамастан, моны бик нечкә һәм даһи итеп эшләү, залдагы иң кырыс булып тоелган тамашачыны да елмаерга мәҗбүр иткән осталар санаулы гына.

Бүген шәһәрнең Яшьләр үзәгендә КВН мәктәбенә йөрүчеләр белән очрашу узды. Анда татар лигасының КВН директоры һәм КВН буенча республика чемпионаты директоры Рамиль Авдеев белән редактор Руслан Харисов чыгыш ясады. Сәхнәгә чыгып мәзәкләр сөйләү беренче карашка гына җиңел эш булып тоела. Чыгыш күңелле булсын өчен дөнья вакыйгаларын тирәнтен белергә, тамашачылар белән бер дулкында булырга һәм аларның теләкләрен тормышка ашыруга өстенлек бирергә кирәк.

Яшьләр үзәгенә җыелучылар да бу егетләрнең чыгышына битараф кала алмады.

- Бу кичә КВНның яңа сезоны ачылу уңаеннан оештырылды. Минем фикеремчә, бу егетләрнең онытылмас чыгышыннан соң күпләрдә КВНда уйныйсы килү теләге уяныр, - диде яшьләр эше буенча белгеч Альбина.
КВН осталары бик гади кешеләр булып чыкты. Җылы танышудан соң алар сәхнә серләрен сөйләде һәм кызык вакыйгаларны мисал итеп китереп, укучыларны әсир итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса