Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт яшь техниклар станциясендә тәрбияләнүче Мәскәүдә “Яшь техниклар һәм уйлап табучылар” конференциясендә катнашты

26 июньдә РФ Дәүләт Думасының кече залында "Яшь техниклар һәм уйлап табучылар" конференциясе булды.

Ул бөтен илнең яшь уйлап табучылары һәм техниклары конкурсын йомгаклау формасында үтте. Конференциядә иң яхшы проектларны тәкъдим итү, җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды.

Татарстан Республикасы делегациясендә уйлап табуның төрле юнәлешләре буенча региональ фәнни чараларда җиңеп чыккан 8 укучы бар иде. Безнең шәһәрдән яшь техниклар станциясендә тәрбияләнүче Максутов Тимур катнашты. Моңа ул автомодель спорты буенча республика ярышларында берничә тапкыр призер һәм җиңүче буларак иреште. Тимурның сүзләренә караганда, конференция бик кызыклы, файдалы булган, чөнки анда уйлап табучылар өчен иң кирәкле программаларны күрсәткәннәр. Ә иң кызыгы Дәүләт Думасы бинасы буйлап экскурсия ясау булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса