Әлмәт волонтеры Кырымда 100 мең сум откан
Төбәктә актив яшьләр күп.
"Әлмәт волонтерлары" ирекле хәрәкәте җитәкчесе Юлия Сергеева Кырымда узган "Таврида-2016" Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумының бишенче сменасында проектлар бәйгесе җиңүчесе булып танылды. Ул "Достояние слова" проекты тәкъдим иткән булган. Әлеге проектын уңышлы гына яклап Юлия 100 мең сумлык грантка лаек булды. Барлыгы 80 заявка кергән булган, шуның 75 е яклауга уздырылган. 24 проект җиңүче булып танылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа