Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

“Әлмәт-Водоканал”да булган бәхетсезлектә кем гаепле?

Бәхетсезлек очракларын тикшергәндә төрле мизгелләр күзәтелә.

Татарстан Республикасындагы дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәт шәһәрендәге бүлеге начальнигы-баш дәүләт инспекторы Фидаил Хәернасов быел «Әлмәт-Водоканал»да булган аянычлы хәлгә аңлатма бирде. Болгар урамында начар иснең каян килүен ачыкларга җибәрелгән слесарьларга коега төшәргә күрсәтмә бирелмәгән булган.

- Өстәвенә алар артыннан ук махсус механикалаштырылган Камаз машинасы җибәрелгән. Канализация коесының тыгылганлыгын ачыклагач слесарьларның берсе аны штырь белән төрткәли. Сыекчалар китә башлагач, ул өскә күтәрелә, 20 минуттан соң килсәләр, тагын шундый ук проблема. Эшче машинадан файдаланып тормый, коега үзе генә төшәргә була. Тыгылган пычракны җибәрмәкче булганда газ исенә буылып, аңын югалтып егыла. Әмма аның гомере моннан түгел, ә сулыш органнарына канализация сыекчалар тулудан өзелә. Өстәге слесарь хәзер үзем төшәм дигәч, аны өченчесе туктата, противогазга йөгерә. Әмма икенчесе аны көтеп тормый, баусыз-нисез коега сикерә. Ул да газдан аңын югалта һәм суга бата.

Әлбәттә, предприятиедә зур тикшерү узды. Аңа 580 мең сум штраф салынды. Җинаять эше бәхетсезлек очрагы белән урындагы затлар гамәлләре арасында бәйләнеш булмау сәбәпле туктатылды, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса