Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт ветераннарын куанычлы вакыйгалар көтә [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә 46 мең пенсионер гомер кичерә. Лаеклы ялдагыларны актив яшәү рәвешенә җәлеп итү буенча районда максатчан эш алып барыла. Бу хакта бүген булып узган Әлмәт җирле иҗтимагый ветераннар (пенсионерлар) советының пленумында да кат-кат искәртелде.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин әлеге юнәлештә муниципалитетның да, "Татнефть" компаниясенең дә зур эш башкаруын билгеләп үтте.

-Кызганыч, Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы кими бара. Бүген арабызда аларның 102 се генә исән. Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү эше эстафетасын сез, сугыш чоры балалары кабул итеп алырга тиеш, - диде ул пленумда ясаган чыгышында залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.

Планнар зурдан. Айрат Хәйруллин шәһәрдә өлкәннәр өчен дә яшүсмерләр клубы кебек урыннар төзү кирәклеген билгеләп үтте. Ул аралашу урыны да, нәрсә белән булса да шөгыльләнү өчен дә булырга тиеш. Киләсе елга Ветераннар үзәген дә ремонт көтә икән әле. Бу хәбәрләрнең барысын да ветераннар алкышлап кабул итте. Район башлыгы ветеран тормышында актив катнашучыларга район башкарма комитеты һәм Советының Рәхмәт хатларын, спорт инвентарьлары алуга сертификатлар тапшырды.

Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов бер еллык эшчәнлеккә йомгак ясады. Уңышлар да, чаралар да бик күп. Һәм күркәм үзгәрешләр, "Актив гомер озынлыгы" программасын тормышка ашыру дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса