Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт ветераннары югары бәя алды

Әлмәттән бер төркем ветераннар делегациясе күптән түгел генә Казанга барган иделәр. Алар башкаладан канатланып, тәэсирләнеп, дәртләнеп кайттылар. Һәм моның сәбәбе дә бар.

Республика ветераннары (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы отчет-сайлау конференциясе әнә шулай чираттагы тапкыр рухландырган аларны.

- Әлмәт, безнең эшчәнлек хакында һәр чыгышта диярлек мактау, рәхмәт сүзләре ишетү бик күңелле булды. Безне үрнәк итеп куйдылар, эш тәҗрибәбезне мисалга китерделәр, - диде район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов һәм конференциягә барган башка делегатлар да. - Әлбәттә, муниципалитет һәм «Татнефть» ААҖ җитәкчелеге эшебездә ярдәм һәм һәр башлангычка теләктәшлек күрсәтмәсә, мондый бәя алуга ирешү авыр булыр иде. Аларга һәм башка предприятие-оешмаларга, авыл җирлекләренә ветераннар белән җанлы эш алып барулары өчен зур рәхмәт.

Конференциядә катнашкан Премьер-министр Илдар Халиков та нефть төбәге ветераннары эшен бар яктан да, бигрәк тә хәрби-патриотик юнәлешне уңай яктан билгеләп үткән.

Республика төбәк иҗтимагый оешмасының яңа составы, президиумы сайланган. Анда Василий Самойлов та кертелгән. Алай гына да түгел, Әлмәт ветераннар советы рәисе республиканың көньяк-көнчыгышындагы 10 районга куратор итеп тә билгеләнгән. Советның медицина хезмәте күрсәтү һәм дарулар тәэмин ителеше буенча комиссия рәисе Надежда Царева конференциядә Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Республика ветераннары (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе итеп кабаттан Хәбир Иштирәков сайланган.

Әлмәтлеләргә пенсионерлар белән эшләүгә бирелгән югары бәя лаеклы. Һәркем күреп-белеп тора, ветераннарыбыз кайбер яшьләрне көнләштерерлек итеп яши - спорт-физкультура белән дә шөгыльләнә, мәдәният-сәнгатьне дә үз итә, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, әйдәп йөри. Һәм боларның барысы өчен дә җирлектә тиешле шартлар тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса