Реклама
Сишәмбе көнне Әлмәт - Урсалы юлында "Опель-Астра" автомобиле шоферы кагыйдәләрне бозып, алда барган һәм сул якка борылачагы хакында сигнал биргән "ВАЗ-21043" не узмакча була, нәтиҗәдә ике машина бәрелешә.
"Опель-Астра"инерция буенча уң як кюветка төшә һәм каплана. Вакыйга аянычлы тәмамлана - шофер алынган тән җәрәхәтләре белән медсанчастька озатыла, ә аның пассажиры шушында ук һәлак була. Шуны да искәртергә кирәк, пассажир куркынычсызлык каеше белән эләктерелмәгән була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы