Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт укытучысы авыруларны җиңү серен тапкан

Сәламәт яшәү рәвеше алып баруга яшь киртә түгел, иң мөһиме теләк, үзеңне җиңү, шундый тормыш рәвешенә күнектерү кирәк, дип исәпли ул. 60 яшен тутырып килүче бу ханым бүген дә яшьләргә үрнәк.

Сүз Гөлҗиһан Булатова турында бара. Мин аның белән «Татарстан кроссы» уздырылган көнне танышкан идем. Йөгерергә чыккан иде ул да. Сөйләшә торгач, аның физкультура укытучысы булуы ачыкланды.
- Физкультура укытучысына шушындый спорт чарасыннан читтә калырга ярыймы соң?! Укучыларым күзенә ничек күренермен. Ә болай мин аларга үрнәк күрсәтәм, - дигән иде Гөлҗиһан Әгъзәмовна.
Бик дөрес сүзләр. Кызык, кросста башка физкультура укытучылары да йөгердеме икән? Ә менә минем әңгәмәдәшем бу көнне ветераннар арасында көмеш медальгә лаек булды. Төбәктә узган бер генә спорт чарасын да калдырмый икән ул, һәммәсендә катнаша, урыннар яулый. Бүләкләр сандыгында 11 кубогы, 38 медале бар аның. Кыш көне чаңгыда узыша, бассейнда йөзә, җәй көне йөгерә.
- Аягымны сындырган идем. Ул да мине туктата алмады. Әкренләп йөреп булса да, элеккеге хәленә кайтардым. Улымның да каты авыруын физкультура белән җиңдек. Мин һәркөнне иртән, нинди һава торышы булуга карамастан, йөгерәм. Транспортка сирәк утырам. Кечкенәдән үк йөгерергә яратам. Элек иртән радиода физзарядка куялар иде. Көтеп ала идем. Шуны хәзер дә яңартсыннар иде, - ди ул.
Ярышларда катнашуы мәктәптә укыганда ук башланган. Спасс районының Иске Рәҗәп укучылары хәтта Казаннан микроавтобус отып кайтканнар. Мәктәпне тәмамлагач, Гөлҗиһанга биредә генә физкультура укытучысы булып калырга тәкъдим итәләр. Соңыннан ул хисапчылыкка укый. Әмма физкультурага булган мәхәббәте аны бу эшне ташлап Әлмәткә техникумга китерә. Техникумның беренче студенты дисәң дә була аны. Әле ярый бирегә укырга килгәнмен дип шатлана бүген дә Гөлҗиһан Әгъзәмовна. 42 ел физкультура укытучысы булып эшли ул. Шуның соңгы 20 елында калабызның 2 нче мәктәбендә хезмәт куя. Чагыштырырлыгы бар.
- Элек балалар физик яктан ныграк иде. Хәзер йомшаклар. Мин моны аларны буш вакытларын күбрәк өйдә, компьютер артында утыруларыннан күрәм. Заманасы да башка. Әти-әни балаларын урамга чыгарырга курка. Ә бит физик күнегүләр зиһенне арттыра, начар уйларны куа, дөрес тормыш алып барырга ярдәм итә. 60 ка якынлашсам да, мин физкультура белән араны өзәргә уйламыйм. Үземне бик яхшы хис итәм. Пенсионерларга шуны әйтәм: ялга чыгу ул вакытыңны өйдә телевизор, интернет каршында яки капка төбендә гәп куертып утырып уздырырга дигән сүз түгел. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип белми әйтмәгәннәр. Йөр, йөгер, велосипедка утыр, иел, бөгел. Әлмәттә моның өчен бөтен шартлар тудырылган, - дип Гөлҗиһан Булатова әлмәтлеләрне дә сәламәт яшәргә, көн саен балалары белән бергәләп күнегүләр ясарга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса