Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт укытучыларына атказанган исем бирелде

Укытучылар көне уңаеннан Әлмәт мөгаллимәләренең хезмәте югары бәяләнде.

Казанда, «Корстон» комплексында булып узган тантаналы чарада һөнәри бәйрәмнәре белән укытучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрик итте. 17 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Таҗиева белән политехникумның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Людмила Борзиловага Татарстанның атказанган укытучысы исеме бирелде. мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Рус Акташы мәктәбеннән Любовь Волкова һәм 65 нче һөнәри көллияттән Дания Әхмәтшина махсус дипломнар белән билгеләп үтелде. 36 нчы балалар бакчасы (мөдире Татьяна Гудакова) «Татарстанның ел балалар бакчасы - 2017» бәйгесендә җиңүче булып танылды.


Р.Кадыйров фотосы
http://tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса