Әлмәт укучылары “Мөстәкыйль балалар” проектының профильле сменасында катнашты
20 сеннән 22 октябрьгә кадәрге вакыт дәвамында “Учак” исемле республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә “Мөстәкыйль балалар” проектының чираттагы профильле сменасы узды.
Әлеге көннәрдә балалар кызыклы уеннар уйнады, төрле бәйгеләрдә һәм мавыктыргыч әңгәмәләрдә катнашты.
“Мавыктыргыч балалар” – үз яшьтәшләрен артыннан алып бара торган волонтерлык активы ул. Проектның бу сменасында 1 нче мәктәптә укучы 4 бала Әлмәт муниципаль районы данын яклап чыкты. Кыска вакыт эчендә катнашучыларның үз сәләтләрен күрсәтергә бөтен мөмкинлекләре булды.
Фото:
http://valmete.ru/rabochaya-molodezh-almetevska-zavoevala-prizovye-mesta-na-respublikanskom-konkurse
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа