Әлмәт укучылары инглиз телен яхшы белүләрен раслады
Шәһәрнең укытучылары һәм укучылары инглиз теле буенча “Тел һәм мәдәният.Заманча коммуникациянең проблемалары” исемле I республика фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.
Әлеге фикер алышу Лениногорск шәһәрендә узды. Әлмәт укучылары 4 гыйльми эш белән чыгыш ясады.
Нәтиҗәдә 1 нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы Таҗиева Дәлия 1 урын алды, шул ук гимназиянең 7 сыйныф укучысы Хәкимова Лиана, Вәлиева Амалия 2 урынга, 5 гимназиянең 10 сыйныф укучысы Шакирова Реана 3 урынга ия булдылар.
Ахырда укытучылар сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Фото:
http://www.lifewomens.ru/deti/prezentacii/prezentaciya_na_temu_angliyskiy_yazik.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа