Әлмәт укучыларын файдалы каникуллар көтә
Балаларның зарыгып көткән җәйге каникуллары җитә. Күңелле дә, рәхәт тә, әти-әниләрне борчуга сала торган да чор.
Һәркемнең дә авылда әби-бабайсы юк, эшләүчеләргә чираттагы ялны да өч айлык итеп бирмиләр. Ата-ананың бөтен өмете лагерьларда.
Район башкарма җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Әфләтунова әйтүенчә, бүген лагерьларның әзерлеген тикшерү һәм кабул итү бара. Министрлар Кабинеты карары белән Әлмәткә 6580 баланың ялын оештыру бурычы куелган. Узган ел 6397 укучы билгеләнгән булган. Инде 1 июньнән мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. Шулай ук 1 июньнән 27 июньгә кадәр хезмәт һәм ял лагерьлары да ишекләрен ача. Укучылар мәктәп яны участокларында эшләп кенә калмаячак, аларга төрле күңел ачу чаралары, әлбәттә инде, ашау да каралган.
Быел шәһәр яны лагерьлары бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларның 700, коммерция оешмаларындагыларның 200 баласын кабул итәргә әзерләнә. Агымдагы елда да төрле профильле сменалар булачак. Алар «Березка» лагере, «Жемчужная» ял базасы һәм һәм башкаларда узачак.
Сүз дә юк, нефть тармагында эшләүчеләргә җиңелрәк, аларның үз лагерьлары. Ел саен «Татнефть» әти-әниләре бюджет өлкәсендә эшләгән балаларны да онытмый. Менә быел да алар өчен 75 путевка бүленәчәк. Программа нигезендә муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең 700 дән артык баласын сәламәтләндерү һәм ялларын оештыру планлаштырыла.
Җәйне берәүләр рәхәтләнеп ял итү өчен көтеп алса, бу чорда форсаттан файдаланып, бераз акча эшләп алырга теләүчеләр дә юк түгел. Районда ел саен 1200 дән артык балигъ булмаган эшкә урнаштырыла. Җәйге чорда аларның 800 е акча эшли. Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашучылардан өстенлек ятимнәргә, профилактика исәбендә торучы үсмерләргә, авыр шатрларда яшәүче гаилә балаларына бирелә.
Кыскасы, укучыларга һәм студентларга үзләрен эштә сынап карау, яңа уку елына ял итеп, көч туплап, сәламәтлекне ныгытып килү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
46 мәктәп яны лагеренда - 3 мең укучы
42 мәктәпнең хезмәт һәм ял лагеренда - 900
Шәһәр яны лагерьларында - 900
«Татнефть» лагерьларында -2 меңнән артык
13 профильле сменада - 650 укучы ял итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа