Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт укучылары бөтен республикага үрнәк

Балалар техник иҗаты үсеше буенча республика фестиваленнән безнекеләр җиңү белән кайтты.

«Без бергә!» балалар хәрәкәте форумы кысаларында Тәтештә булып узган әлеге чарада 45 районнан 500 ләп укучы катнашты. Яшь техниклар станциясе педагогы Таһир Галиев җитәкчелегендәге Әлмәт районы командасы авто-, авиа-, су модельләре спорты буенча ярышларда лаеклы чыгыш ясады. Төрле номинацияләрдә станциядә шөгыльләнүче яшүсмерләр 4 беренче урын, 1 икенче урын яулап, нәтиҗәдә команда зачетында I урынга ия булды. Җиңүчеләр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы, медальләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса