Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт төзүчеләре бәйрәм итә [+ФОТОЛАР]

Һөнәри көн уңаеннан бүген шәһәребездә тантаналы чаралар оештырылды.

Бәйрәм Татарстанда төзүчеләр өчен төзелгән бердәнбер булган һәйкәл янында башланды. Биредә Әлмәтебезгә нигез салучы каһарманнарның исемнәре телгә алынды, шәһәребезне тергезгән төзүче оешмалар, трестлар аталды. Шуннан соң шәһәр һәм җитәкчелеге, Әлмәт кунаклары төзүчеләр һәйкәленә чәчкәләр салды.

Бәйрәм "Нефтьче" мәдәният сараенда дәвам итте. Төзүче ветераннарны, замандашларын Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде.
- Бүген төзеклеге буенча Әлмәтнең даны бөтен Россиягә таралган икән, бу хөрмәт сезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе, - диде ул һәм зур төзелешләрдә саллы ярдәмен кызганмаган "Татнефть" ААҖ дә рәхмәт сүзләрен юллады. Ул шулай ук фидакарьләргә Әлмәт районы Советы һәм башкарма комитетының Мактау Грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бәйрәмгә җыелганнарга котлау сүзләрен Татарстан президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Аляшев та җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса