Әлмәт тәрбиячесе “Ел укытучысы – 2014” бәйгесендә “Гражданлык позициясе” номинациясендә җиңде
Бүген, 18 апрельдә, Татарстанда "Ел укытучысы - 2014" бәйгесенә йомгак ясалды.
Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында "Ел укытучысы-2014", "Иң яхшы математика укытучысы", "Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе", "Ел тәрбиячесе", "Педагог-китапханәче" республика һөнәри бәйгеләре җиңүчеләрен билгеләделәр. Шулай ук укытучыларны һәм тәрбиячеләрне "Йөрәгемне балаларга бирәм", "Гражданлык позициясе", "Милли гореф-гадәтләрне саклаган өчен", "Патриотларны үстерәбез" номинацияләрдә бүләкләделәр. Әлмәтнең 1 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Римма Фролова "Гражданлык позициясе" номинациясендә җиңүче дип табылды.
Мөгаллимнәрне бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, мәртәбәле жюри әгъзасы, "Учительская газета"ның баш редакторы Петр Половежец һәм башкалар катнашты.
"Ел укытучысы-2014" исеменә Нурлат шәһәренең 1 нче урта мәктәбе биология укытучысы Алла Головенькина лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа