Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт әтиләренең үз бәйрәмнәре булачак [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Бездә әниләр көне, 8 март кебек хатын-кызларга багышланган бәйрәмнәр бар. Ә әтиләр ничектер күләгәдә кала?

1 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр республикада Әтиләр советы эшчәнлеген иң актив алып барган мәктәпләр арасында бәйге игълан ителде. Әлеге республикакүләм чарада безнең районнан 10, 18 һәм 21 нче мәктәп, шулай ук 1 нче гимназия советлары үзләрен сынап караячак.

- Әти кеше гаиләдә хуҗа булса да, җәмгыятьтә алар ничектер күләгәдә кала. Бездә зурлап әтиләр көнен билгеләп узу да юк. Без моңа каршы чыгып, мәктәптәге барлык әтиләрнең туган көннәрен барлап, уртача бер дата булдырдык - ул 8 декабрьга туры килде. Быел тәүге тапкыр без аны зурлап уздырырбыз дип торабыз, - диде 10 нчы мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Шакирова.
21 нче мәктәп тәрбия мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Тулы булмаган гаиләләр белән аеруча зур эш алып барыла.
- Хәзер тулы гаиләләр ни дисәң дә аз. Безнең мәктәптә генә дә бик күп бала үги әтиләре белән яши. Әтиләр советына һәм бу эшчәнлеккә без аларны да кызыксындырырга, алып керергә тырышабыз. Аталарга гаиләдә хуҗа һәм баш булу гына җитми, аларның игътибарлы әти булулары да кирәк, - диде 21 нче мәктәп укытучысы Ирина Беляева.
Журналистлар өчен оештырылган түгәрәк өстәлдә тагын бер яңалыкка тап булдык - соңгы елларда иҗтимагый әти төшенчәсе хәтта модага кереп киткән.
- Әтиләр - алар бөтен шәһәрнең көче һәм куәте. Әгәр мәктәп эшчәнлегендә һәм проблемаларын хәл итүдә әтиләрнең катнашуын тойсак, без моның уңай нәтиҗәсен шунда ук күрәчәкбез. Республика бәйгесенә үзләрен тәкъдим иткән менә бу мәктәпләрдән башка мәктәп советлары да үрнәк алсын иде, - диде тәрбия эшләре буенча Әлмәт мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Римма Хәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса