Әлмәт әтиләре ярышты
Ватанны саклаучылар көне алдыннан 1 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында «Әти белән куркыныч түгел» бәйге-квесты булып узды.
Чара юл йөрү кагыйдәләрен саклауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде. Бәйгедә шәһәрнең төрле мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән 15 гаилә катнашты. Балалар әтиләре белән 6 станциядә кызыклы да, мавыктыргыч та биремнәр чиште, юл йөрү кагыйдәләрен дә ныгытты. 51 нче балалар бакчасыннан Мөхәммәдиевләр гаиләсе иң күп очко туплап, абсолют җиңүче исеменә лаек булды. I урын Миңлехәйровларга (21 нче балалар бакчасы), II урын Шәрәфетдиновларга (2), III урын Анисимовларга (3) бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа