Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт территориясендә урнашкан 8 нче төзәтү колониясе 50 еллыгын билгеләп үтте

Узган җомга көнне, 14 декабрьдә, Яшьләр үзәгендә РФ җәзаларны үтәү буенча федераль службаның ТР буенча идарәсенең Әлмәт территориясендә урнашкан 8 нче төзәтү колониясе 50 еллыгын билгеләп үтте.

Колониянең тарихы Әлмәттә агач эшкәртү комбинаты төзелү чорына барып тоташа. Нәкъ менә аның базасында 1962 елда көчәйтелгән режимдагы төзәтү колониясе оештырыла. Биредә илнең барлык төбәкләреннән наркоманиядән интегүчеләр мәҗбүри дәвалау уза. Учреждение ярты гасыр дәвамында төрле үзгәрешләр кичерә. 8 ел элек дәвалау-төзәтү статусы алынып, каты режимдагы төзәтү колониясе булып кала. Коллектив алдында җиңел булмаган бурыч тора - җинаять юлына басканнарны туры юлга бастырып җәмгыятькә кайтару. Юбилярларны котларга килгән район башлыгы Мәҗит Салихов моның өчен колониядә барлык шартлар тудырылуын ассызыклады: агач эшкәртү производствосы, тегү участогы, күбек-блок һәм пыяла-пакет цехлары эшли, теләгәннәргә белем алу өчен мәктәп һәм һөнәри училище бар.

РФ җәзаларны үтәү буенча федераль службаның ТР буенча идарәсе начальнигы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Дәүфит Хәмәдишин учреждениенең үсешендә төрле елларда хезмәт куйган җитәкчеләрнең роле зур булуын искәртеп, аларны җылы сүзләр белән исемләп телгә алды. Биредә эшләп, байтак кына тәҗрибә туплап, соңрак башка урында тагын да җаваплырак пост биләүчеләр дә бар. Дәүфит Закирович хатын-кызларның да ир-атлар белән иңгә-иң торып хезмәт итүен билгеләп үтте. Ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре ирештерелде. Генерал-лейтенант бу көнне колониядә дә булган. Ул күргәннәреннән канәгать булуын, биредә тәртип хакимлек итүен, монда коллективның хезмәте зур булуын искәртте.

Бүген колониягә эчке хезмәт полковнигы Мәсхүт Сабиров җитәкчелек итә. Аның чыгышыннан күренгәнчә, көчле, сәләтле коллектив тупланган. Социаль бәйгеләрдә мактаулы урыннар яулау моны тагын бер кат раслый. "Безгә еллар дәвамында ирешелгәннәрне саклап калырга мөмкин булды. Чөнки биредә лаеклы кешеләр эшли", - диде колония җитәкчесе. Әти-әниләренә алмашка аларның уллары-кызлары килү шулай ук горурланырга җирлек бирә. Ветераннар арасында бүген дә колония тормышында актив катнашуын дәвам итүчеләр бар. Мисал өчен, колонияне җитәкләгән Әмин Хәсьянов - бүген ветераннар советы рәисе.

Әлмәтлеләрне юбилейлары белән тәбрик итәргә килүче кунакларның күплеге күзгә ташланды. Алар арасында Дәүләт Советы депутаты, генерал-майор Рафил Нугуманов та бар иде. Ул 80 нче елларда Әлмәт эчке эшләр идарәсен җитәкләгән кеше. Рафил Габдрәфыйкович колониянең элек-электән шәһәр службалары белән тыгыз элемтәдә эшләвен искә төшерде, шулай ук ветераннарга, бүген аларның эшен дәвам итүчеләргә изге теләкләрен җиткерде.

Тантанада фидакарьләргә район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Эчке эшләр министрлыгының 200 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләре, Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ветераннарга аерым игътибар күрсәтелде.

Тантана барышында хезмәтләрен үтәгәндә һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды. Алексей Волков башкаруындагы "Офицерлар" җырын зал аягүрә басып тыңлады.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250